Иҗтимагый хәрәкәт хисап тотты

2014 елның 14 феврале, җомга
Бүген, 14 февральдә шәһәр мәдәният сараенда  “Татарстан–Яңа гасыр”–“Татарстан-Новый век” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат төбәк бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы үтте.  Бүлекчәнең 2012 елның мартыннан 2014 елның гыйнварена кадәрге эшчәнлеге турында хисап белән бүлекчә советы рәисе Дамир Ишкинеев чыкты. Бүген иҗтимагый хәрәкәтнең Нурлат төбәк бүлекчәсе  106  кешене берләштерә, докладчы бу чорда башкарылган иҗтимагый әһәмиятле эшләрне шактый атады һәм хәрәкәт сафларын тулыландыруны беренчел бурычлардан билгеләп үтте. Җыелышта советның яңа составы сайланды. Моңа кадәр ул 10 кешедән торса, хәзер совет  27 әгъзаны берләштерәчәк. Рәис вазифасы элеккечә үк Дамир Ишкинеевка йөкләнде. Җыелышта шулай ук иҗтимагый хәрәкәтнең яңа редакциядәге Программасы һәм Уставы проектлары буенча фикер алышулар булды. Азактан “Татарстан-Новый век” – “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең 18 мартта узачак   III конференциясенә делегатлар сайланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International