Сөйләшүгә җыеналар

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
19 – 21 февральдә Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе кысаларында узачак түгәрәк өстәл артында сөйләшүләргә районнардан да авыл хуҗалыгы белгечләре чакырыла. “Татарстан АПКсының 2013 елда үсеш йомгаклары һәм 2014 елда авыл хуҗалыгы үсешенең нәтиҗәле юллары” дигән темага түгәрәк өстәл секцияләргә бүленеп оештырылачак. Безнең район аграрийлары алты теманы сайлаганнар, алар фермерлык үсеше, терлекчелекне үстерү һәм ит, сөт  җитештерү, игенчелектә заманча технологияләр кебек темаларга сөйләшүләрдә катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International