Нурлатта сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләделәр

2014 елның 15 феврале, шимбә
Бүген, 15 февральдә шәһәр Мәдәният сараенда Совет гаскәрләрен Әфганнан чыгаруның 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Әлеге вакыйгаларда безнең районнан  266 егет катнашкан. Кызганыч, шуларның 5се әлеге сугышларда үлеп калган.
Тантананы ачкан район башлыгы Равил Кузюров әлеге канкойгыч вакыйгаларда катнашкан  егетләребезнең батырлыкларын билгеләп, бүгенге көндә районда бу юнәлештә алып барылучы эшләргә тукталды.  Шунда ук район башлыгы “Батырлык урыны – Әфганстан” дип аталган республика конкурсының район туры җиңүчеләре- район үзәк балалар һәм Чулпан авылы китапханәләрен Республика Хәрби комиссариатының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Район хәрби комиссары Захир Абдуллин,  Әфганчылар оешмасы советы рәисе Александр Царев, районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова чыгышларында да сугышчы-интернационалистлар, барлык сугыш һәм кораллы конфликтлар ветераннары адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм концерт номерлары һәм сугышчы – интернационалистларның мемориаль комплексына веноклар салу белән дәвам итте. Бу минутларда Чулпан авылында якташыбыз, сугышчы-интернационалист Рәис Вәлиәхмәтов истәлегенә традицион волейбол ярышлары уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International