Нурлаттан яшь пар 2014нче елның 14нче феврален 14 ел көткәннәр

2014 елның 14 феврале, җомга
Бүген 14.02.2014 – Гашыйклар көнендә 14.00дә Нурлатның ЗАГС бүлегендә Игорь Синяков белән Анна Беляева никахларын теркәделәр.
Яшьләрнең никах көне итеп нәкъ менә бу көнне сайлауларының тагы бер сере бар – алар 14 ел очрашканнар һәм кәләшнең туган көне дә 14нче августта икән. Игорь белән Анна  гаилә тормышларын шундый икеләтә символик мәгънәгә ия датадан башлап, мәхәббәт белән гомер итәргә хыялланалар һәм 14ле саны үзләренә бәхет һәм уңыш китерәчәк, дип ышаналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International