ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген, 23 июньдә Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров бер көнлек эш визиты белән Мәскәүдә. Анда аның “РИТЭК” ААҖ  һәм “Урса Капитал” инвестиция компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырылган.
XXI гасыр башында ике Әлмәт авыллары арасындагы болынлыкта Сабан туе бәйрәмен үткәрү традициягә керде. Бу гадәт быел да онытылмады. 

Дүшәмбе көнне гомумшәһәр планеркасын район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова үткәрде. Сөйләшүне район советы аппараты җитәкчесе Александр Токарев алдагы планерка беркетмәсенә кертелгән сорауларның үтәлешен яктыртудан башлады, бүгенгә балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча эшне көчәйтәсе барлыгына басым ясады.
Нурлатлы Солтан һәм Роза Әхмәтҗановлар гаиләсенең 4 сутый бакчаларында җиләк-җимеш, агач-куакларның, чәчәкләрнең нинди генә сортлары юк.Матурлыкны яратучы гаилә  үз участокларын 1996 елда ук булдырганнар.

22
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген, 22 июньдә Нурлатта Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте.


Шимбә көнне Казан Каенлыгында узган республика Сабантуенда 11 муниципаль район корган йортларның берсе Нурлат районныкы иде.
Гадәттәгечә, авыл өе, йорт-бакча  күренеше һәм кунакчыл татар-чуваш халкы Сабантуйга килүчеләрне көне буе үзенә җәлеп итеп торды. 

20
июнь, 2014 ел
җомга
Шимбә, 21 июньдә нурлатлылар Казан сабан туенда катнаша. Безнекеләр Мирный бистәсендәге Каенлык мәйданчыгында чыгыш ясаячак. 
23 июньдә  районның  20 мәктәбе үз кошчыкларын олы тормыш юлына озатачак. 
 
17-18 июньдә Мәскәүнең Вакытлы матбугат басмалары гильдиясе “Татмедиа” җәмгыяте филиаллары өчен семинар уздырды. Анда “Дуслык” газетасы хезмәткәре дә катнашты. 
Шәһәрнең 2нче мәктәбендә бинаны яңа уку елына әзерләүдә ата-аналар һәм иганәчеләр ярдәменә нык таяналар. Быел да беренче ярдәмнәр керә башлаган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International