Нурлатта Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте

2014 елның 22 июне, якшәмбе
Бүген, 22 июньдә Нурлатта Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте.
1941 елның 22 июне - тарихыбыздагы иң кайгылы даталарның берсе. Моннан 73 ел элек башланган һәм 1418 көн барган сугыш миллионлаган тормышларны алып китте, язмышларны чәлпәрәмә китерде, балаларны ятим итте. Нурлат җире дә әле канкойгыч сугышка 16 мең кешесен биргән, шуларның яртысы яу кырында ятып калган. Кызганыч, бүгенге көндә ветераннарыбызның гына сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүген безнең арада нибары 86 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. 
Әлеге кайгылы датага багышлап бүген Нурлатның Хәтер һәм Дан аллеясы янында митинг узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхат Габдуллин,  шәһәр хәрби комиссары урынбасары Хәмзә Зөбәиров,  районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова үз чыгышларында хәтер яңарттылар. Аңа кадәр оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, шәһәрлеләр, “Форпост” , “Яшь Гвардия” оешмалары әгъзалары сугышчы-солдат итәгенә веноклар, чәчәкләр салдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International