ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2014 ел
җомга

Бүген, 20 июнь көнне, “Яшь Гвардия” активистлары шәһәрнең үзәк урамнарында акция үткәрәчәкләр – ул 21 июньдә Бөек Ватан сугышында вафат булучылар истәлегенә өйләрдә утлар кабызуга чакыру. Ә 22 июньдә – Хәтер һәм кайгы көнендә иртәнге сәгать  7.00дә яшь гвардиячылар Хәтер һәм Дан мемориалына веноклар салу вакытында шәмнәрдән “Хәтерлибез һәм кайгырабыз” дигән сүзләр язачаклар.


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы үтә. Милли матбугат яшәеше һәм үсеше проблемаларына  багышланган әлеге форум программасында  Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортын карау да бар. Форумда район газетасы баш мөхәррире дә катнаша.

Бүген, 19 июньдә район мәгариф идарәсенә яңа җитәкче килде. Ул - моңа кадәр коррекцияләүче интернат-мәктәп директоры булып эшләгән Линар Маняпов. Идарәнең элеккеге начальнигы Габделгазиз Юнысов бүтән эшкә күчү сәбәпле вазифасыннан азат ителде.
“Нурлат” ТРКсы туган көне уңаеннан Свияҗск утрау-шәһәрчегенә сәфәр кылды. Республиканың тарихи-архитектур энҗесе булган утрауда һөнәрчеләр шәһәрчеген, архитектура һәйкәлләрен карадылар, анда барган торгызу-яңарту эшләре белән таныштылар. Моңа кадәр коллектив Болгарда булган иде инде, Свияжскины да карау аларда республикабызның тарихи урыннары турында мәгълүматларын тагы да баетырга булышты.

“Таттелеком” ААҖ Әлмәт зона электр элемтәсе узелының Нурлат районы электр элемтәсе узелы начальнигы Рәшит Әнвәр улы ҖИҺАНШИНга ТР Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Нурлатның халыкның мәшгульлеге үзәгендә быел декрет ялындагы 10 хатын-кызны  1С предприятие программасын өйрәтеп, ЭВМ операторына түләүсез укытмакчы булалар.  Укулар инде 25 июньнән башланып китәчәк. 
22 июнь–Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Нурлатның Хәтер һәм Дан аллеясы янында кайгы митингы үтәчәк. Митинг иртәнге 10да башлана, аңа кадәр иртәнге 7дән оешма-предприятиеләр, шәһәрлеләр сугышчы-солдат итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салачаклар.


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Нурлатта якын көннәрдә күпбалалы гаиләләрне җир участоклары белән тулысынча тәэмин итеп бетерергә тырышалар.
Базарда җир җиләге сата башладылар. Ә бу  җәйнең иң хуш исле, иң ямьле чоры җитте, дигән сүз. 
Шәһәрнең ике – “Әкият” һәм “Камыр Батыр” балалар бакчалары “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”  республика конкурсында җиңү яулап, 1әр миллион сум Грантка ия булдылар. Әлеге Грант узган елдан башлап республиканың ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән  иң яхшы балалар бакчаларына бирелә.  Бүген,  18 июньдә Казанда узган ТРда мәктәпкәчә белем бирү елына йомгаклау тантанасында бакча мөдирләре Фәйрүзә Якупова һәм Венера Мәрданшинага сертификат тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International