Нурлатлылар башкала Сабантуенда катнашачак

2014 елның 20 июне, җомга
Шимбә, 21 июньдә нурлатлылар Казан сабан туенда катнаша. Безнекеләр Мирный бистәсендәге Каенлык мәйданчыгында чыгыш ясаячак. Нурлатлылар башкала кунакларына татар, чуваш авыллары күренешләре, Габдулла Кариев, Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк  музейлары үз экспозицияләрен, районның авыл хуҗалыгы һбәм азык-төлек идарәсе,  мәгариф учреждениеләре декоратив-гамәли күргәзмәләр тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, сәйлән белән үрү, чигү, картиналар ясау буенча мастер-класс та оештырылачак. Башкала Сабантуе спорт чаралары, бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International