Өчесенә бер сабак

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Нурлатлы Солтан һәм Роза Әхмәтҗановлар гаиләсенең 4 сутый бакчаларында җиләк-җимеш, агач-куакларның, чәчәкләрнең нинди генә сортлары юк. Матурлыкны яратучы гаилә  үз участокларын 1996 елда ук булдырганнар. Бакчачылык гаиләнең бердәнбер шөгыле түгел: бар нәрсәгә өлгерәләр Әхмәтҗановлар. Төп эшләреннән бушаган арада гаилә башлыгы умарталар, агач эше белән әвәррә килсә, тормыш иптәше Роза бакчада, өйдә мәшгуль. Быел алар бакчасында җир җиләгенең виктория сорты  аеруча мул уңыш биргән икән. Араларында бер сабакка өчәүләп укмашып үскән галәмәт зур бер җиләк тә бар.
– Суны мулдан сиптек, аннан җиргә ел саен черемә кертеп торабыз,  - ди гаилә башлыгы Солтан әлеге могҗиза җиләкне күрсәтеп.  
Гаҗәеп хуш исле бакча җиләген дөрес итеп утыртып, тәрбияләгәндә аның уңышын сезонга берничә тапкыр җыярга мөмкин икән.  Әлегә гаилә бакча нигъмәтен якыннарына да өләшә, кышкылыкка запас та туплап кала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International