Нурлатлылар Казан Сабантуенда катнаштылар

2014 елның 22 июне, якшәмбе
Шимбә көнне Казан Каенлыгында узган республика Сабантуенда 11 муниципаль район корган йортларның берсе Нурлат районныкы иде.
Гадәттәгечә, авыл өе, йорт-бакча  күренеше һәм кунакчыл татар-чуваш халкы Сабантуйга килүчеләрне көне буе үзенә җәлеп итеп торды. Җыр-бию, спорт уеннары, кул эшләре мастер-классы, авыл өендә әзерләнгән чәй табыны мәйданга кергән кытай, гарәп илләре делегациясен дә, милли матбугат чаралары Форумы әгъзаларын да кызыксынырга, сокланырга һәм бик теләп бәйгеләрдә катнашырга мәҗбүр итте. Киң колач белән, гаҗәеп матурлыкта узган республика бәйрәменә нурлатлылар да үз бизәкләрен өстәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International