Ярдәм артык булмый

2014 елның 20 июне, җомга
Шәһәрнең 2нче мәктәбендә бинаны яңа уку елына әзерләүдә ата-аналар һәм иганәчеләр ярдәменә нык таяналар. Быел да беренче ярдәмнәр керә башлаган инде. Николай Лисюков, мәсәлән, мәктәптә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан огнетушительләр алу өчен акча бүлеп биргән, ә даими иганәчеләре Александр Мануйлов төзелеш материаллары, буяулар белән булышкан. Шул рәвешле мәктәп белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча конкурста катнашып, лаеклы урын алуга өмет тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International