Мәскәү безгә үзе килә

2014 елның 20 июне, җомга
17-18 июньдә Мәскәүнең Вакытлы матбугат басмалары гильдиясе “Татмедиа” җәмгыяте филиаллары өчен семинар уздырды. Анда “Дуслык” газетасы хезмәткәре дә катнашты. 
Семинарда “Вечерняя Москва” газетасы хезмәткәрләре – фотослужба җитәкчесе Игорь Ивандиков һәм әлеге басманың сайты шеф-мөхәррире Юлия Волосатая заманча шартларда кызыклы һәм үтемле газета чыгару серләрен, фотосурәтләр белән эшләү, сайтны куланучылар өчен мавыктыргыч итү ысулларын җиткерделәр. Шул рәвешле, республиканың басма матбугаты җитәкчеләре һәм вәкилләре ике көн дәвамында “Вечерняя Москва” тәҗрибәсен шактый өйрәнергә өлгерделәр. Башкала журналистлары соңыннан мастер-класслар бирделәр, шулай ук кайбер район газеталарын карап, киңәшләрен дә җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International