ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
29 июльдә Богдашкино һәм Вишневая Поляна авылларында Рус географик җәмгыятенең “Татарстанның изге урыннары” этнографик проекты кысаларында җимерелгән гыйбадәт йортлары урыннарына истәлекле стелалар куелды. Әлеге тантанларда җирле руханилар, ТР Епарихиаль чиркәү советы, Рус географик җәмгыяте вәкилләре, район җитәкчелеге һәм әлеге авылларның халкы катнашты. Богдашкинодагы гыйбадәтханә кайбер мәгълүматлар буенча, 1888 елда төзелгән булган, соңрак ул клубка әверелгән, ә 1934 елда бөтенләй җимерелгән. Хәзер бу урында истәлеклек стела куелда. Вишневая Полянадагы гыйбадәт йорты 1790 елда төзелгән, аны 140 елдан соң җимерәләр. Әлеге урынга да стела куелды. Авыл халкы исә узган ел биредә гыйбадәтханә төзү өчен акча җыя башлаган. 
28 июльдән районда “Комбайн” операциясе старт алды. 


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Быел районда 4 ферма республика терлекчелек фермаларын капиталь ремонтлау һәм төзү дәүләт программасы ярдәмендә капиталь төзекләндереләчәк. 
Быел районда 1нче сыйныфка барачак 600дән артыграк  укучының барысы да Белем көнендә бүләккә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеген” алачаклар. 
“Бердәм Россия” партиясе Татарстанда халык җыеннары үткәрәчәк. Җыеннарның төп максаты–халыктан җирле территорияләрнең һәм тулаем республиканың үсешен тәэмин итү буенча тәкъдимнәр туплау. 
Кичәге көнгә районда 9128 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урдырылган, бу барлык мәйданнарның 22 процентын тәшкил итә. 

28
июль, 2014 ел
дүшәмбе
ТР беренчелегенең II лигасында чыгыш ясаучы Нурлатның “АТП-Факел” футбол командасы турнирның финал өлешенә юллама алды.
Әлеге хокукны яулау өчен “факеллыларга” үз төркемнәрендә “Аксу” (Аксубай), “Волна” (Болгар) һәм “Лениногорск” командалары белән көч сынашырга туры килде. Инде хәбәр иткәнебезчә, “АТП-Факел” төркемдәге беренче әйләнештә үк җиде очко туплап,  турнир таблицасында беренче баскычта урын алган иде. 
Күптән түгел Аксубайда яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды.

Бүген, 28 июльдә районның 41 мәчетендә Ураза бәйрәменә багышлап гает намазы укылды. Базар яны мәчетендә бәйрәм намазын, вәгазьләрне  район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды. Гает иртәсендә район башлыгы Равиль Кузюров  Киекле авылы һәм шәһәрдәге базар яны мәчетләрендә булып мөселманнарны бәйрәм белән котлады. 
Кичә, 27 июльдә Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров ифтар ашы үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International