Комбайннар төзек булсын

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
28 июльдән районда “Комбайн” операциясе старт алды. Операция барышында Гостехнадзорның Нурлат районы бүлеге  башка район белгечләре белән берлектә басуларда эшләүче урып-җыю техникасының төзеклеген тикшерү буенча үзара рейдлар оештырачаклар. Анда комбайннарның дәүләти теркәлүе, комплектлануы, тавыш һәм яктырту приборларының төзеклеге һ.б.ларга зур игътибар биреләчәк. Операция 16 августка кадәр дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International