Нурлатта соңгы ифтар ашын Равил Кузюров үткәрде

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
Кичә, 27 июльдә Нурлат района һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров ифтар ашы үткәрде. 
“Яшьлек” ресторанында узган әлеге мәҗлескә район имамнары, картлар чакырулы иде. Иң элек район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов уразаларны матур узуын билгеләп үтте, һәм шундый изге мәҗлесләр оештырган өчен җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Аннан Коръән сүрәләре укылды, ил-көнгә тынычлык, бәндәләргә саулык теләп догалар кылынды. Район башлыгы Равил Кузюров та район картларына активлыклары, дин эшен матур, пөхтә алып барганнары өчен рәхмәтен җиткерде, һәммәсенә саулык-сәламәтлек теләде.
Әлеге мәҗлестә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин. ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International