ДӘҮЛӘТ ПРОГРАММАСЫ БУЛЫША

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Быел районда 4 ферма республика терлекчелек фермаларын капиталь ремонтлау һәм төзү дәүләт программасы ярдәмендә капиталь төзекләндереләчәк. Болар – “Племенное дело Алексеевское” ның (ВЗП “Билярск”) Кычытканлыдагы 100әр башка исәпләнгән – ике һәм Колбай Морасадагы 200әр башка исәпләнгән ике терлекчелек фермасы. Программаның шартлары буенча, ремонт эшләренең бер өлеше дәүләт, икенче өлеше хуҗалык тарафыннан финансланырга тиеш. Мәсәлән, хәзерге вакытта Колбай Морасада капиталь ремонт алып барылучы ике терлекчелек фермасына дәүләттән 4 миллион күләмендә акча бүлеп бирелә. Ремонт эшләренә исә барлыгы 23 миллион 599 мең акча тоту планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International