Район башлыгы Равил Кузюров гает намазында катнашты

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
Бүген, 28 июльдә районның 41 мәчетендә Ураза бәйрәменә багышлап гает намазы укылды. Базар яны мәчетендә бәйрәм намазын, вәгазьләрне  район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды. Гает иртәсендә район башлыгы Равиль Кузюров  Киекле авылы һәм шәһәрдәге базар яны мәчетләрендә булып мөселманнарны бәйрәм белән котлады. 
Мөхтәсиб Айрат хәзрәт Әюпов үз вәгазендә ата-аналарга, күршеләргә яхшы мөнәсәбәт турында вьгазьләр сөйләде һәм башка социаль мәсьәләләргә тукталды. Бәйрәм көнне  гает намазы укылды, хөтбә әйтелде. Шунда ТР Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавы ирештерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International