Нурлат футболчылары финалга үтте

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
ТР беренчелегенең II лигасында чыгыш ясаучы Нурлатның “АТП-Факел” футбол командасы турнирның финал өлешенә юллама алды.
Әлеге хокукны яулау өчен “факеллыларга” үз төркемнәрендә “Аксу” (Аксубай), “Волна” (Болгар) һәм “Лениногорск” командалары белән көч сынашырга туры килде. Инде хәбәр иткәнебезчә, “АТП-Факел” төркемдәге беренче әйләнештә үк җиде очко туплап,  турнир таблицасында беренче баскычта урын алган иде. 
Узган атнада Аксубайда нурлатлылар чыгыш ясаучы өченче төркемдә хәлиткеч уеннар булды. Шунысы сөенечле, “АТП-Факел” бу юлы бөтен өч матчта да җиңүгә иреште. Беренче көнне “Лениногорск”ны 2:1, һәм “Волна”ны 2:0 исәпләренә бирелдерде. Бу этапның  “Аксу” белән булган соңгы матчында  исә төркемдә беренче урын алучы ачыкланырга тиеш иде. Дөрес, моныц өчен нурлатлыларны тигез исәп тә канәгатьләндерә иде, шуңа бу уенда кайбер төп уенчылар да катнашмады. Ә беренче тайм хуҗалар, аксубайлылар файдасына 2:0 исәбенә төгәлләнгәч, беренче урын инде “тәтемәс” тә кебек  иде. Әмма Нурлат егетләре чын спортчылар характеры күрсәтеп, икенче таймда өч җавапсыз гол керттеләр һәм шул рәвешле беренчелекнең төркем этабын беренче урында төгәлли алдылар. Ә “АТП-Факел” уенчысы Раил Миннегалиевның илле метрлап ераклыктан керткән тубы бу турнирның иң матур голы булгандыр, мөгаен. Шул рәвешле, “АТП-Факел” алты уенда уналты очко туплады, көндәшләре капкасына унбер гол кертеп, үзенекенә нибары өчне генә үткәрде. Күптән түгел беренчелекнең финал этабы жирәбәсе дә үткәрелде. Әйтергә кирәк, “АТП-Факел”га иң көчлеләрдән саналган көндәшләр туры килде.
– Без финалда Биектауның “Высокая Гора” һәм Җәлилнең “Нефтяник” командаларына каршы уйнаячакбыз. Сүз дә юк, командалар шактый саллы, әмма егетләребезнең кәефләре әйбәт, көчлеләргә каршы уйнавыбыз яхшырак та әле, диләр, – ди команданың җитәкчесе  Марат Хәмидуллин. 
Финал этабының кайчан һәм кайда узачагы соңрак билгеле булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International