Нурлат районында урып-җыю барлык мәйданнарның 22 процентында төгәлләнгән

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Кичәге көнгә районда 9128 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урдырылган, бу барлык мәйданнарның 22 процентын тәшкил итә. Район буенча  уртача уңыш  бер гектарга 26,6 центнер туры килә. Кичә, 29 июль көнне, районда 758 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган, иң күп мәйданнар  (232 га.) “Сөләйманов Ә.И” КФХсына туры килә, “Южная”да - 208, “Тулпар-Агро”да 118 гектарда иген урдырганнар. Процентларга күчереп исәпләгәндә, “ИРС” хуҗалыгы алда бара, биредә барлык мәйданнарының 42 процентында эшләрне төгәлләргә өлгергәннәр, бу сан “АгроРазвитие”дә – 30, “Сөләйманов Ә.И”дә – 28, “Нурлат сөте”ндә – 27 процент тәшкил итә. Бер гектарга иң мул уңыш әлегә “Нурлат сөте” ОООсында, биредә бөртеклеләрнең уртача уңышы   32,7 тәшкил итә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International