Халык җыеннары 10 августтан башлана

2014 елның 29 июле, сишәмбе
“Бердәм Россия” партиясе Татарстанда халык җыеннары үткәрәчәк. Җыеннарның төп максаты–халыктан җирле территорияләрнең һәм тулаем республиканың үсешен тәэмин итү буенча тәкъдимнәр туплау. ТР Президенты Рөстәм Миннехановның ТР Дәүләт Советының йомгаклау утырышында Татарстан халкы үз республикасының үсеш планнарын һәм программаларын эшләүдә катнашу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, бигрәк тә бу җирле территорияләрне үстерүгә кагыла, дигән сүзләре “Бердәм Россия” партиясенең сайлау кампаниясендә нигез итеп алына. Әлеге тәкъдимнәрне туплау чарасы буларак халык җыеннары формасы сайлана, һәм бу эш белән республикада чирек миллион партияле һәм тарафдар мәшгуль булачак. Җыеннарда халык сорауларын бирә, проблемаларын сөйли алсын, шулар нигезендә “Бердәм Россия”
якындагы 5 елга үз программасын формалаштырачак, диде “Бердәм Россия” партиясе төбәк республика бүлеге сайлау штабы начальнигы
Юрий Камалтынов партиянең башкарма комитетында күптән түгел журналистлар белән очрашу вакытында. Төп бурыч – республиканың РФ регионнары арасында икътисадый үсеш һәм социаль проблемаларны чишү ягыннан лидерлыгын тәэмин итәрлек эш җәелдерү, дип билгеләде ул, шунда ук республикада гражданлык тынычлыгын һәм татулыгын саклауның да мөһим юнәлеш булуын өстәде.
– Безнең районда һәм шәһәрдә халык җыеннары үткәрүнең графигы әзер, ул 10 августтан старт алачак һәм 7 сентябрьгә кадәр барачак, – диде “ Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге сайлау штабы начальнигы Александр Токарев.– Беренче җыен Колбай Мораса авыл җирлегендә узачак. Шәһәр микрорайоннарында халык белән очрашулар 14 августтан 4 сентябрьгә кадәр барачак. Моннан тыш, очрашуларны шәһәр һәм районның эре предприятиеләрендә дә үткәрәчәкбез. Ә гомумрайон җыены 23 августка планлаштырыла, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиковның катнашуы көтелә. Җыеннарны нәтиҗәле үткәрү буенча әзерлек бүгеннән башланган: җаваплы затлар билгеләнгән, аларга график
җиткерелгән. Районның җыеннар үткәрү буенча тәҗрибәсе аларны тиешле югарылыкта, халыкның активлыгы шартларында уздырырга шулай ук
булышыр. Һәрхәлдә, “Бердәм Россия” башлаган игелекле бу проект халык файдасына, республика үсешенә реаль эш буларак нәтиҗә бирер, дигән ышаныч ныклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International