Нурлат кызлары – Татарстан чемпионнары!

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
Күптән түгел Аксубайда яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды.
Әлеге бәйгедән Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре – Иглайдан  Илсөя Сәгъдиева һәм Елаурдан Ольга Спиридонова барлык көндәшләрен дә отып, чемпион исемнәре яулап кайттылар. Илсөянең мондый мәртәбәле ярышларда беренче генә катнашуы әле, шуңа да карамастан, ул көндәшләренә бер генә балл да бирмәгән: хәтта республика, Россия чемпионнарын да санаулы секундлар эчендә сыртына салып, һәммәсен шаккатырган. Әлеге ике кыз хәзер Башкортостанда узачак Россия беренчелегенә әзерләнә. Спорт мәктәбенең башка шәкертләреннән Илнур Сәетов (Чулпан), Илья Алексеев һәм Егор Горшков (Елаур) III урыннар алдылар, ә Адель Сафин (Нурлат) IV булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Нурлат җыелмасы 25 команда арасында дүртенче урын алуга иреште.
Яшь көрәшчеләрне беренчелеккә ДЮСШ тренерлары Рамил Рәхмәтуллин һәм Расих Сәмигуллин әзерләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International