ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Чулпан метеостанөиясе мәгүлуматлары буенча, якындагы 2 көндә Нурлат районында көчле салкыннар кимтергән антиөиклон күзәтеләчәк.


5
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 5 гыйнварда Нурлат гимназиясендә район башлыгы Кубогына укучы кызлар арасында волейбол турниры уздырылды.

Бүген, 5 гыйнварда,  Нурлатта яшәүче Мөлековларның зур гаиләсе ике зур бәйрәмне билгеләп үтә – бүген әтиләре һәм бабалары Бари Бәдретдин улы Мөлековка 90 яшь, кичә генә тормыш иптәше Һаҗәр әби 85 яшен тутырды. Шулай итеп 64 ел иңгә-иң куеп тигез гомер кичергән тату пар котлауларны да бергә кабул итте. 

3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәр өчен Яңа ел күчтәнәчләре әле дә килеп тора.
Гыйнвар аенда гына да районның 90 яшьлек биш юбиляры РФ Президентының шәхси котлауларын алачак.
Бүген, 3 гыйнварда район башлыгы Равил Кузюров иртәнге якта шәһәр эчендәге юлларның һәм ишегаллары территорияльренең торышын карап чыкты, аннан райондагы төзелеш объектларында булды.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР! 
2014 нче ел узып бара. Ул безнең өчен вакыйгаларга бай нәтиҗәле хезмәт елы булды.
2015нче ел – Көнчыгыш календаре буенча Сарык яки Кәҗә елы. Шуңа да сарык һәм кәҗә асраучылар аны аеруча зур өметләр белән көтеп ала.
Сәлим Сәгыйров, Бөек Ватан сугышы ветераны, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры:
- Киләсе елда Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Илебездә шул уңайдан зур әзерлек эшләре алып баруларын күреп күңел сөенә. Кызганыч, сугышның михнәтләрен күргән буынның сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Без Биккол авылыннан сугышка 225 кеше киткән идек. Бүген менә Җиңүнең 70 еллыгына авыл ветераннарыннан берүзем аяк басам.


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Куй елында туучылар арасында Мирсәй Әмир, Шәехзадә Бабич, Заһидә Борнашева, Флера Гыйззәтуллина, Микеланджело, Брюс Уиллис, Франц Кафка, Мэл Гибсон, Хулио Иглесиас, Бил Гейтс, Борис Ельцин, Михаил Горбачев кебек шәхесләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International