Район башлыгы Кубогы 2нче мәктәп волейболчыларында

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген, 5 гыйнварда Нурлат гимназиясендә район башлыгы Кубогына укучы кызлар арасында волейбол турниры уздырылды.
Әлеге турнир район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ДЮСШ инициативасы белән бишенче тапкыр үткәрелә инде. Быелгы ярышларга сигез – шәһәрнең 2нче, 3нче, 4нче, 9нчы, гимназия, шулай ук Колбай Мораса, Иске Чаллы һәм Урта Камышлы мәкәпләре командалары көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Равил Кузюров та катнашты, һәр командага уңышлар теләде. Нәтиҗәдә, күчмә Кубокны быел 2нче мәктәп кызлары яулады (тренерлары Эмиль Галләмов), II урын – гимназиядә, III урында 3нче мәктәп. Иртәгә, 6 гыйнварда район башлыгы Кубогы өчен егетләр көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International