Сарык һәм кәҗә асраучылар Яңа елны зур өметләр белән көтә

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
2015нче ел – Көнчыгыш календаре буенча Сарык яки Кәҗә елы. Шуңа да сарык һәм кәҗә асраучылар аны аеруча зур өметләр белән көтеп ала. Районда гаилә фермаларында 1748 баш сарык, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 7874 баш сарык һәм кәҗә асрала. Ришат һәм Гөлшат Сатдаровларның гаилә фермасы булып эшли башлауларына 3 ел гына булса да, үсеш күзгә күренерлек – баш санын 100дән 600гә кадәр җиткерә алдылар.
Астрология буенча, сарык муллык, тотрыклылыкны чагылдыручы ел символы санала. Һәм Сатдаровлар яңа елның үзләре генә түгел, бар гаиләләр өчен дә тотрыклы һәм имин үтүен телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International