ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Урта Камышлыдан Людмила Николаева өчен киләсе ел аерата истәлекле – бердән, юбилее, аннан, йолдызнамә буенча да Кәҗә елында туган, өстәвенә үзенең хуҗалыгында да ике кәҗә асрый әле. 
Озакка сузылган яңа ел каникулларына да карамастан, мөһим службалар постта булачак.

Россия Президенты Владимир Путин 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан итте, әлеге авырулар үлем очракларының төп сәбәпләреннән санала.

Полиция Кыш Бабае районның 39 гаиләсендә булып, 65 балага күчттәнәчләр тапшырачак. Моннан тыш, ул район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегенә дә барырга ниятли.

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче 124 өлкән кешене Яңа ел белән иң беренчеләрдән булып район башлыгы Равил Кузюров  котлады. 
Биредә бәйрәм чаралары 29 декабрьдән старт алды. 


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
26 декабрьдә “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында узган Татарстанның муниципаль берәмлекләренең IX съездында Нурлаттан район башлыгы Равил кузюров җитәкчелегендә 30 кешелек делегация катнашып кайтты.

Яңа елның беренче көннәрендә Нурлат районыннан 30 бала "Раздолье" Чистай лагерена ял итәргә китәчәк.
Ел дәвамында ике Бөтенроссия һәм җиде Татарстан Республикасы җурналистлык Дипломын яулау кемгә насыйп булган дисезме? Безнең “Нурлат” ТРКсының һөнәри уңышлары бу, һәм шуңа да алар 2014 елны үзләре өчен бик тә уңышлы ел дип  канәгатьлек белән озаталар.
Ел “Дуслык”(“Дружба”, “Туслах”) газетасы өчен дә үпкәләрлек булмады. Бер Бөтенроссия, дүрт республика җурналистлык Дипломы өстәлде быел безнең бүләкләр янчыгына. Өстәвенә әле газета “Татмедиа” ААҖндә “2014 ел лидеры” дигән матур бәягә дә лаек булды. Боларның һәммәсе, әлбәттә, коллективларның иҗади һәм һөнәрмәннәрчә эшләве нәтиҗәсе, һәм без районның уртак уңышына үз өлешебезне кертә алуыбызга бик шатбыз!
Урта Чаллыда яшәүче Алмаз Нургалиев шәхси йортларны бизәү буенча район конкурсында 4нче урын алды. 
Кыш бабай, Кар кызы һәм ел символларын Алмаз Нургалиев тормыш иптәше Зилә һәм 4 балалары белән ясадылар. 
Нурлат муниципаль районы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек Советы дүшәмбе көнне үз эшенең беренче елына нәтиҗәләр ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International