Район башлыгы Равил Кузюров нурлатлыларны Яңа 2015 ел белән котлый!

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР! 
2014 нче ел узып бара. Ул безнең өчен вакыйгаларга бай нәтиҗәле хезмәт елы булды. Ел башында без халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча зур планнар кабул иткән идек. Ул комплекслы яңартуларны күздә тотты, һәм без аны уңышлы гына башкарып чыктык та. Ел дәвамында торак-коммуналь комплексны модернизацияләү буенча байтак эшләр башкарылды, хәзер дә аның матди базасын ныгыту дәвам итә. Социаль тармакны заманчалаштыруда, төзелеш, юллар салу, агросәнәгать комплексы өлкәсендә дә матур
эшләребез бар. Боларның барысына да республика хөкүмәтенең ныклы ярдәме, хакимият һәм халыкның аңлашып максатчан
эшләве нәтиҗәсендә ирешелде, һәм мин сезгә фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтле. Гомумән, халык һәм хакимият арасында урнашкан аңлашулы мөнәсәбәт елның шулай ук зур уңышы дип саныйм, һәм моңа безнең даими очрашуларыбыз, аралашуыбыз нигез бирде дә. Узып баручы елны без милләтара татулык, иминлек, сәяси зирәклек елы дип тә атый алабыз. Мәдәният елы дип игълан
ителгән 2014нче ел чаралары арасында Нурлатыбызның 105 еллыгын бәйрәм итү аерата истә калырлык булды. Без яңа тарихи вакытка лаеклы аяк бастык, һәм аны матур эшләр, данлы вакыйгалар белән баетырга әзер булуыбызны күрсәттек. Шундый ук омтылыш белән халкыбызның тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә эшне дәвам итәбез, заманча үзгәрешләр ритмын сайлау, күптөрле региональ һәм федераль программаларга таянып эшләүнең уңыш китерәчәгенә ышанабыз. Быелдан күп башлангычларга нигез салып калдырыла, яңа
инвестицияләр тарту, эш урыннары булдыру буенча ныклы планнарыбыз бар, һәм алар барысы да халкыбызның тормышын тагы да яхшыртуга хезмәт итәчәк. Киләсе ел – Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар елы, һәм нурлатлыларның биредә дә сәяси дөрес сайлау ясаячагына шигем юк. 2015нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез, шуңа хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл
хезмәтчәннәребезгә ихтирам һәм игътибар акциясе быелдан ук старт алды. Киләсе ел республикада Скверлар һәм парклар елы дип игълан ителде, димәк, шәһәребезне яшелләндерүгә, аның экологик иминлеген тагы да ныгытуга киң колач белән алыначакбыз. Мин ышанам, нурлатлылар һәр башлангычта гражданлык активлыгы күрсәтерләр, патриотлык һәм бердәмлек сыйфатларын тагын бер кат
расларлар. Хөрмәтле нурлатлылар, сезне чын күңелдән яңа 2015нче ел белән котлыйм. Яңа ел һәммәбезгә яңа уңышлар, гаилә бәхете, иминлек алып килсен, барлык ниятләребез тормышка ашсын!
Равил Кузюров, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International