Ышаныч, өмет белән нурлатлылар Яңа елны көтә

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Сәлим Сәгыйров, Бөек Ватан сугышы ветераны, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры:
- Киләсе елда Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Илебездә шул уңайдан зур әзерлек эшләре алып баруларын күреп күңел сөенә. Кызганыч, сугышның михнәтләрен күргән буынның сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Без Биккол авылыннан сугышка 225 кеше киткән идек. Бүген менә Җиңүнең 70 еллыгына авыл ветераннарыннан берүзем аяк басам.
Гүзәл Әһлиуллина, “ТатРИТЭКнефть” ТППсының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе:
- 2015нче елда Нурлатта “РИТЭК” ААҖнең структур подразделениесе оешуга 20 ел тула. Предприятиебез быел беренче тапкыр елына
1 млн. тонна нефть чыгаруга иреште. Бездә хезмәткәрләрнең социаль мәнфәгатьләре якланган, декабрьдә генә коллектив хезмәт
килешүенә яшь белгечләргә ярдәм чараларын арттыруны күздә тоткан өстәмә килешү кабул ителде. Россия икътисадында катлаулы
хәл килеп тууга карамастан, предприятиебездә киләсе елда да тотрыклылык сакланыр, дип уйлыйбыз.
Нәзилә Гыймадиева, ике бала әнисе:
- Сентябрьдә олы улыбыз Замир укырга керәчәк. Шәһәрнең 2нче мәктәбенә барырбыз дип уйлыйбыз. Шөкер, улыбыз хәрефләрне
таный, яза белә, күңелдән кушарга өйрәнде. Мәктәптә дә бик яхшы укыр дип өметләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International