Нурлат яшьләре өлкәннәрне кайгырта

2015 елның 3 гыйнвары, шимбә
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәр өчен Яңа ел күчтәнәчләре әле дә килеп тора. Шул көннәрдә районның спорт һәм автомотоэкзотика чараларын үткәрүче инициатив яшьләр биредә яшәүчеләр өчен хәйрия акциясе үткәрделәр. Алар 128 кешегә азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
– Өлкәннәребез үзләрен беркайчан да ялгыз хис итмәсен иде, - ди чараны оештыручыларның берсе Илнур Насыйбуллин. - Ә бүген без өлкәннәребез йөзендә кечкенә генә булса да шатлык хисләре уята алубызга сөенәбез. Алар өчен иң мөһиме игътибар һәм сәламәтлек бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International