Нурлат ветераннары юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул итә

2015 елның 3 гыйнвары, шимбә
Гыйнвар аенда гына да районның 90 яшьлек биш юбиляры РФ Президентының шәхси котлауларын алачак. Бүген, 3 гыйнварда Чулпан авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Зинаида Клочкова һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллин РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсе секретаре Равиль  Кузюровның котлауларын кабул иттеләр. 
Өлкән яшьтә булуларына карамастан, юбилярларның икесе дә рәхәтләнеп хәтер яңарттылар. Үзләренең озын гомерле булуларының серләре белән уртаклаштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International