ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2015 ел
шимбә
Традиция буенча, 9 май иртәсендә район башлыгы Равиль Кузюров ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, ТР Дәүләт депутатлары Илгиз Салихов,  Рәис Сөләйманов, оешма-предприятие җитәкчеләре, нефтьчеләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары Социалистик Хезмәт Геройлары Зәки Тимерҗанов, Габбас Гыйматдинов, Шәриф Хафизов каберләрен яд иттеләр. Һәм якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. 
Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Анатолий Кузнецов истәлегенә традицион җиңел атлетика кроссы, гадәттәгечә, Геройның туган авылы Каравыл Тавында Кузнецов һәм Билгесез солдат һәйкәлләрено веноклар салудан башланды. 

8
май, 2015 ел
җомга
Хөрмәтле нурлатлылар, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! 
Сезне чын күңелдән истәлекле дата – Хәрби һәм хезмәт даны, милли горурлык һәм халык хәтере көне – Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! 

Нурлат районының Фома урта мәктәбе 7 сыйныф укучысы Алия Гафурова (җитәкчесе Гөлүсә Әһлиуллина)  Intertat.ru электрон газетасы  редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында үткәргән “Җиңү ядкәре” бәйгесендә җиңүче дип табылды. Әлеге иҗади бәйгедә җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы 7 май көнне Казанда, Татарстан Милли музеенда үтте. Intertat.ru игълан иткән бәйге газета укучыларында зур кызыксыну уяткан.  Анда  Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән. Алия  “Гаилә ядкәре” номинациясе буенча беренче урын яулаган, ул бәйгегә әнисенең бабасы турында язып җибәргән булган. Сугышта хәбәрсез югалган Кәлимулла бабайларының язмышын оныклары 59 елдан соң гына ачыклый алган. Эзтабарлар аның сугышчы медальонына Тверь өлкәсендә, сугыш вакытында меңләгән солдатлар ятып калган яу кырларында юлыккан. Бабасы җирләнгән туганнар каберлегенә кайбер балалары һәм оныклары барып баш иеп кайткан инде, Алия дә ул җирләрне күрергә хыяллана. Ә бәйгедә җиңүе өчен кызга җиңүче дипломы һәм фотоаппарат бүләк иткәннәр. 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын иблгеләп үтү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең атказанган икътисадчысы Һавил Рәхимов та котлаулар кабул итте.

Кайда–ничек, ә менә Чулпан авылында яңа ачылган ял итү паркында Җиңү бәйрәме уңаеннан пушкадан... залп бирделәр.

Иске Әлмәт авыл җирлегеннән 506 кеше сугышка киткән, 274 - әйләнеп кайтмаган.

9 май көнне Мәскәүдә узачак зур Җиңү парадында Нурлат егетләре Риназ Мостафин белән Динар Сафиуллин да катнашачаклар. 

9 Май – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районда зур бәйрәм программасы әзерләнә.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Нурлат микрорайонында Җиңү бәйрәменә багышланган чара бүген, 7 майда “Минсалих” мәчетендә узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International