Ә көндезге 12дә шикәрчеләр бистәсендә футбол буенча традицион блиц-турнир старт алды. Быел анда “Нурлатнефть” НГДУсы, АТП, “Факел” һәм “Шикәрче” командалары көч сынашты. Турнирның бизәге исә район һәм шәһәр спорт ветераннары арасындагы иптәшләрчә матч булды.