Мәчеттә Җиңү бәйрәме үтте

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Түбән Нурлат микрорайонында Җиңү бәйрәменә багышланган чара бүген, 7 майда “Минсалих” мәчетендә узды. Район мөхтәсибе, мәчет имамы Айрат хәзрәт Әюпов инициативасы белән оештырылган чарага микрорайонның эшмәкәрләре дә кушылган. Тыл хезмәтчәннәре, Әфган вакыйгаларында катнашучы 38 кеше өчен очрашу мул табын артында барган. Шәһәр Советы депутаты Розалия Зарипова Җиңү бәйрәме уңаеннан чарага килүчеләргә бүләкләр дә  тапшырган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International