Район башлыгы Равил Кузюров нурлатлыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый

2015 елның 8 мае, җомга
Хөрмәтле нурлатлылар, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! 
Сезне чын күңелдән истәлекле дата – Хәрби һәм хезмәт даны, милли горурлык һәм халык хәтере көне – Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! 
45нең Җиңү китергән языннан соң 70 ел вакыт узды. Хәзер инде  сугыш елларының авырлыклары һәм афәтләрен күрмичә дүртенче буын дөньяга килә. Әмма һәркайсыбызның йөрәгендә бабаларыбыз, әтиләребезнең батырлыклары турындагы хәтер мәңге яшәячәк. Без илебезнең сугышчан елъязмасына кечкенә генә шәһәребезнең үз өлешен кертә алуы белән горурланабыз. Биредә хәрби завод эшләгән, ике урта мәктәптә эвакогоспитальләр урнашкан, Мәскәүне саклауда катнашкан 51нче аерым укчы бригада формалашкан. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Җиңүгә кадәр нурлатлылар  “Барысы да фронт өчен!” дигән шигарь белән яшәгән. Ә фронтларда 16 меңнән артык якташыбыз Җиңү хакына көрәшкән, батырлыклар кылган, аларның яртысыннан артыгы сугыш кырларында ятып калган. 
Республикада, шул исәптән безнең районда да юбилей чараларын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында бер елдан артыграк гаҗәеп зур эш алып барылды. 430лап сугыш ветераны һәм толлары дәүләт программасы ярдәмендә үзләренең торак шартларын яхшырттылар. 1541 ветеранга тантаналы шартларда юбилей медальләре һәм Татарстан Президентыннан бүләк җыелмалары, Россия Президентыннан матди түләүләр тапшырылды. Районда фронтовикларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен күләмле эш алып барыла. Патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Чөнки үсеп килүче буынга бу изге көн турындагы хәтерне мирас итеп калдыру бик мөһим. Җиңү юбилеена чыгарылган “Ветеран” китабы да якташларга кадерле бүләк булачак. Барыгызны да халкыбызның уртак бәйрәме белән котлыйм! Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронтында катнашучы һәркемгә чын күңелдән рәхмәтләр һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Җиңү хакына башларын салган һәркемгә мәңгелек дан. Без ветераннарыбызга ярдәмнәре һәм хезмәтттәшлекләре, зирәк киңәшләре һәм яшьләрне тәрбияләүдә ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәтле. Әле озак еллар янәшәбездә калыгыз, бәхетле булыгыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе, лаеклы тормыш телибез! 
Бәйрәм белән! Җиңү көне белән! 

Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International