ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 12 май көнне, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә эчке партия тавыш бирүләре  Яңа Иглай авыл җирлегеннән башланып китте. 
Нурлат халкының мәшгульлеге үзәгендә  20 эшсез  кеше чәчтараш белгечлеге буенча укулар үтә. Апрель азагында башланып киткән укулар 3 ай дәвам итәчәк, укуларны Казан шәһәренең региональ укыту үзәге белгечләре алып бара. Үзәктә әйтүләренчә, курслар  хезмәт базарында  чәчтарашларга ихтыяҗ зур булуны исәпкә алып оештырылган. 

14 майдан 24 майга кадәр “Әбунә декадасы” кысаларында “Дуслык” район газетасына ташламалы бәяләрдән – почта адресына 486 сум 72 тиеннән, альтернатив газетага 270 сумнан язылырга ашыгыгыз!  Сезне  почта бүлекчәләрендә һәм  редакциябезнең реклама бүлегендә көтәбез.   

Якташыбыз, 1нче мәктәп чыгарылышы Игорь Жемков узган елда Россия атом тармагындагы иң яхшы хезмәткәрләр арасында “Росатомның ел кешесе-2014” премиясе лауреаты булды. Бу шатлыклы хәбәр белән аның якын туганнары бүлеште.

Бәйрәм салютлары тынды. Аның матур бизәкләрен, шулай ук әтиләренең кече ватаннарында булудан алган җылы тәэсирләрен якташыбыз – Советлар Союзе Герое Михаил Сергеевның кызлары да озак сакларлар әле.

Бүген Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә.


11
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 11 майда район башлыгы Равил Кузюров шәһәрдәге кайбер төзелеш һәм ремонт объектларында булып чыкты, шулай ук яңа юл салу эшләрен карады.

9
май, 2015 ел
шимбә
Шәһәр үзәгендә башланган бәйрәм күңел ачу паркында ТР артистлары катнашындагы бәйрәм концерты белән дәвам итте. Көне буе барган бәйрәм чаралары шәһәр паркында бәйрәм фейерверкы белән тәмамланачак.

Иртән – иртүк районның төрле буын вәкилләре яңартылган Хәтер һәм Дан мемориалына ашыкты. 
Традиция буенча, 9 май иртәсендә район башлыгы Равиль Кузюров ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, ТР Дәүләт депутатлары Илгиз Салихов,  Рәис Сөләйманов, оешма-предприятие җитәкчеләре, нефтьчеләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары Социалистик Хезмәт Геройлары Зәки Тимерҗанов, Габбас Гыйматдинов, Шәриф Хафизов каберләрен яд иттеләр. Һәм якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International