ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 7 майда, "Яшь Гвардия" һәм "Татнефтеотдача" предприятиянең яшьләр комитеты әгъзалары Түбән Нурлат авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветеранын, ТРның атказанган агрономын Шәфигулла Әбҗәппаровны Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе коллективы “Мин татарча сөйләшәм!” Республика акциясендә катнашып III урынга лаек булганнар. Мәктәп коллективы Диплом һәм видеокамера белән бүләкләнгән.

Кичә "Нурлат" ТРКсы Җиңүнең 70-еллыгына багышланган "Тыл шәһәре тарихы" исемле документаль фильм күрсәтте.
Районның иң зур авылларыннан берсе Мамыкта Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен тотарга “Зүзәйнефть” предприятиесе булышкан. 300 кв. метрлы әлеге территориягә авыл халкы  Агач утырту көнендә 400ләп төп үсенте дә утырткан. Шул рәвешле, Мамыкта Җиңүнең 70 еллыгына җыйнак кына сквер барлыкка килгән. Ә Мамыктагы һәм Бутаихадагы һәйкәлләрне авыл җирлеге башкарма комитеты үз средстволарына ремонтлаган. 

6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов район башлыгы Равил Кузюров озатуында Нурлат районы хуҗалыкларында  язгы чәчү эшләренең барышы белән танышты. 


9 май көнне узачак “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәрдә 2000дән артык тасма таратылачак. Җиңү көненә багышлап үткәрелгән акцияне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары, “Яшь Гвардия” активистлары, “Форпост” яшьләр формированиесе вәкилләре иртәнге 8дә башлаячак.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Нурлат сайлаучыларын кабул итте.
Иртәгә районнан 9 кешелек делегация Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәчәк Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чарага чакырулы. Составында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре булган делегация бәйрәм программасы кысаларында республика җитәкчелеге белән дә очрашачак.
1941 елның көзендә Мәскәүдән платформалар һәм станоклар белән эшчеләр үз гаиләләре белән Нурлат станциясенә килде.
Кичә, 5 майда, район башлыгы Равил Кузюров тыл хезмәтчәннәрен, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар толларын 90-яшьлек юбилейлары белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International