Гаилә белән Җиңү парадына

2015 елның 8 мае, җомга
9 Май – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районда зур бәйрәм программасы әзерләнә.
8.00дан 9.30гача үзәк мәйданда театрлаштырылган мәйданчыклар – “Фронт агитбригадасы”, “Привал”, “Блиндаж”, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее, үзәк китапханә күргәзмә стендлары эшләячәк. 
10.00да Хәтер һәм Дан мемориалына Бөек Ватан сугышында ятып калган якташларыбыз хөрмәтенә веноклар салу. Тантаналы митинг. Зур Җиңү парады. «Үлемсез полк» акциясе. 11.30да Үзәк мәйданда күңел ачу чаралары старт алачак. Бәйрәм концерты булачак, сәүдә нокталары, хәрби-кыр кухнясы, Балалар шәһәрчеге эшләячәк, спорт-күңел ачу уеннары үткәреләчәк. Шәһәр Мәдәният сараеның тамаша залында сугыш темасына фильмнар күрсәтү, Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музееның Хәрби Дан заллары буенча экскурсияләр оештырылачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм төшке ашы булачак.
Бәйрәм көнне спорт чаралары да көтелә. Шикәрчеләр бистәсе микрорайоны стадионында физик культура коллективлары һәм ветераннар арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашу үтәчәк. Якташыбыз, Советлар Союзы Герое А.И.Кузнецов хөрмәтенә традицион җиңел атлетика ярышлары оештырылачак, шахмат турниры үткәреләчәк.
Җиңү бәйрәме чаралары шәһәрнең үзәк паркында 19.00-22.00гәчә республика артистлары катнашындагы концерт программасы белән дәвам итәчәк. 22.00дә – бәйрәм фейерверкы.
Бүген, 8 майда, бәйрәм чаралары авыл җирлекләрендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International