Чулпанда Җиңү бәйрәме уңаеннан пушкадан залп бирделәр

2015 елның 8 мае, җомга
Кайда – ничек, ә менә Чулпан авылында яңа ачылган ял итү паркында Җиңү бәйрәме уңаеннан пушкадан... залп бирделәр.
Пушка – Чулпан хыялые Әнвәр Насыйбуллинның чираттагы могҗизасы. Чын сугышчан 76лы калибрлы пушкага охшатып, компьютердан карап аны шул авылдагы янгын часте формированиесе хезмәткәре Газимҗан Вәлиев эретеп ябыштырып ясаган.
– Алтын куллы ул, теләсә нинди көнкүреш техникасын төзәтеп бирә, һәр эшне булдыра,–ди Әнвәрнең җәмәгате Наилә ханым. Шулай берсенең хыялы, икенчесенең кул осталыгы белән авылда янә дә бер истәлек барлыкка килгән. Әлегә аның белән урамнан үтеп йөрүче малайлар кызыксына, ә авыл паркы ачылгач – ә аның вывескасына кадәр әзер инде, ул тынычлык һәм иминлек теләп анда үз урынын алачак.
–Туп тавышлары, үлем, кан-яшь башка кабатланмасын, – диләр салкын коралның бары экспонат булуын гына теләп аның авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International