Иске Әлмәт авыл җирлегендә бәйрәм митингы узды

2015 елның 8 мае, җомга
Иске Әлмәт авыл җирлегеннән 506 кеше сугышка киткән, 274се  әйләнеп кайтмаган.
Бүген шушы авылда туган 4 ветеран исән, аның да икесе генә - Рәшит Гатин һәм Касыйм Морадыймов шушы җирлектә теркәлгәннәр. Бәйрәм митингысында аларның урыны түрдә булды һәм һәркем - район башлыгы Равил Кузюров исеменнән чыгыш ясаган аның урын басары Флюра Ногуманова да, авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов та, "Кызыл Шәрык" җәмгыяте вәкиле Рәис Гафиатуллин һәм җәмәгатчелек вәкилләре дә үз чыгышларын аларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, толларга рәхмәт сүзеннән башладылар. Урта мәктәп укучылары парады, аларның музыкаль чыгышы, һәйкәл итәгенә чәчәкләр салу митингка моңсу да, тантаналы да төс бирде. Ә бәйрәм  мәктәптә дәвам итте. Анда эчтәлекле әдәби-музыкаль композиция, әзерләнгән чәй өстәле, җылы аралашу Җиңүгә өлеш керткән буынга халкыбыз хөрмәте билгесе иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International