ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Узган якшәмбедә Кизләү авылы Сабантуена өч  меңләп кеше җыелды. Бирегә күрше-тирә авыллардан, чит шәһәрләрдән кайтучылар да бихисап иде.
Якшәмбе көнне Биккол авылы Сабантуе да авылның яше, картын бергә җыйды.
ТР МЧСы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән “Иминлек мәктәбе” республика ярышларында район данын шәһәрнең 3нче урта мәктәбе командасы (җитәкчеләре  Юрий Пименев) яклады.

6
июнь, 2015 ел
шимбә
Быелгы сабантуендаге көрәш бәйгесендә йөздән артык егет бил алышты. Нурлатлылардан тыш, Казан, Чирмешән, Димитровград көрәшчеләрен дә күрергә була иде.
Быелгы Сабантуендагы ат чабышларында барлыгы 9 чабыш уздырылды. 

Бүген, 6 июньдә, Нурлат районы бәйрәм рухында яшәде. Халык иртәдән үк Сабантуй мәйданына ашыкты. Биредәге күңелле музыка, сәүдә рәтләре, шашлык исе халыкны үзенә тартты, иртән  явып үткән яңгыр да бәйрәмгә комачауламады.


5
июнь, 2015 ел
җомга
Хөрмәтле нурлатлылар!
Халкыбызның традицион милли бәйрәме – Сабантуй уңаеннан иң җылы котлауларымны җиткерәм!
Бу көннәрдә Биккол авылы урамнарында трактор тавышы тынып тормый. Биредә үзәк урамнарда НУАДлылар юл  салу белән мәшгуль. 1, 5 километр озынлыгындагы юл авыл урамнары буйлап аркылы узачак һәм Үзәк урам буйлап мәчеткә тоташачак. Авыл юлын төзү торак пунктларның урам-юл челтәрләрен норматив хәлгә китерү республика программасы буенча алып барыла. Районда быел әлеге программа буенча Илюткино, Мамык, Чишмә һәм Кәкре Атау авылларында да яңа юллар барлыкка киләчәк. 
Юлчылардан күреп, бикколлылар авылның Ленин урамының бер өлешендә дә үз көчләре белән юлларны ремонтлый башлаганнар. Ремонтка  төзелеш калдыкларын кулланалар, бу эштә Ленар Закиров, Рамил Әхмәтшин, Илдар Шәйдуллин,  Вахит Вилданов һәм авылның башка егетләре  башлап йөриләр икән. Эшләр  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелегендә оештырыла.

Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге хезмәткәрләре балаларның мәктәпкә әзерлеге буенча мониторинг үткәрделәр.  Агымдагы елда балалар бакчаларыннан китәчәк 556 чыгарылышның 536сы  тестлаштыруны уңышлы үткән. Районның балалар бакчаларына комплектлау эше 22 июньнән башланачак, дип хәбәр итәләр бүлектә.

Балалар сәнгать мәктәбенең “Баян” классы буенча 2 сыйныф укучысы Семен Леонтьев  Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Волшебная феерия” Халыкара фестиваль- конкурсыннан II дәрәҗә лауреат булып кайтты. Дәрәҗәле фестиваль 29–31 майда узган.  Түбән Чаллы авылы егете Семен Леонтьев фестивальдә Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Бадыйгин белән катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International