Илфат Гыймадиев бер Сабантуйда ике тапкыр абсолют батыр калды

2015 елның 6 июне, шимбә
Быелгы сабантуендаге көрәш бәйгесендә йөздән артык егет бил алышты. Нурлатлылардан тыш, Казан, Чирмешән, Димитровград көрәшчеләрен дә күрергә була иде. Абсолют батыр исеме өчен Нурлаттан Илфат Гыймадиев һәм Алмаз Мостафин алыштылар. Нәтиҗәдә, батыр тәкәсен Илфат яулады. Бу – Илфат Гыймадиевның Нурлат сабантуйларындагы алтынчы тапкыр абсолют батыр калу иде. Көрәш бәйгесе исә быел район тарихында беренче тапкыр суперфинал узуы белән дә зур вакыйгага әверелде. Әлеге алышта Илфат Гыймадиев һәм Казаннан килгән кунак, дөнья чемпионы Илнар Әхмәтҗанов көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, алты минутка якын көрәштән соң, янә Илфат өстен чыкты һәм быелгы Сабантуйда ике тапкыр абсолют батыр исемен яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International