Сабантуйда иллеләп чабышкы һәм юртак көч сынашты

2015 елның 6 июне, шимбә
Быелгы Сабантуендагы ат чабышларында барлыгы 9 чабыш уздырылды. 
Башка еллардагыдан аермалы буларак, бу юлы юртаклар да шактый җыелды. Алар арасында өч заезд булып, анда егермегә якын юртак көч сынашты. Аргамаклар арасында исә алты йөгереш булды. Гадәттәгечә, призлы урыннарның күбесен Нурлат ат заводы, “Ягуар” спорт клубы, “Нурлат сөте”, “Тулпар-Агро” җәмгыятьләре атлар яулады. Ат чабышларының иң гүзәл мизгеле исә җирле токымлы аргамаклар арасындагы ярышлар иде. “Авыл егетләре” дип исемләнгән әлеге призны “Сөләйманов” җәмгыятенең Флора туры биясе отты. Оештыручылар исә быел призлы урыннарга эләкмәгәннәргә дә юату бүләкләре әзерләгәннәр иде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International