Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Биккол Сабантуенда ГТО да тапшырдылар
2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Якшәмбе көнне Биккол авылы Сабантуе да авылның яше, картын бергә җыйды.
Бикколлылар Сабантуйны быел да көтеп алдылар. Әле бәйрәмгә берничә көн кала авыл урамнары буйлап мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр һәм балалар уен-җырлар белән бүләк җыйды, күпләр иганәчелек ярдәме күрсәтергә ашыкты. Бәйрәмдә соңгыларына авыл җирлеге башкарма комитетыннан Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Сәхнә түренә чыгып бүләк алучылар арасында юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә, гаилә туйларын үткәрүчеләр дә, хәтта төрле бәйгеләрдә актив катнашкан авыл укучылары да бар иде. Әнә, 55 ел тату гомер кичергән гаиләләр арасында Сөләймановлар, Вафиннар, Шәкүровлар, Билдановлар бар. Ә Мөнҗия һәм Вәзир Закировлар ярты гасыр тату гомер кичерәләр, тагы 5 гаилә көмеш туйларын билгеләп үтә икән быел. Ә менә Әсхәт Сәфәргалиевка сәхнә түренә хәтта ике тапкыр чыгарга туры килде: юбилее өстенә, тормыш иптәше Хафизә белән гомер коруларына 25 ел да тулган икән быел.
Мәйдан исә уеннардан гөрләп торды. Көянтә белән су ташудан хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә читтә калмады, кемдер аркан тартышуда катнашты, кемдер капчык сугышына керде... Быел оештыручылар “Президент белән бергә” хәрәкәтенә кушылып, ГТО нормалары тапшыру өчен спорт мәйданчыгы да булдырганнар иде. Бу көнне 16 кеше спортның берничә төре буенча үзләрен сынап карадылар һәм иң яхшы күрсәткечләргә ия булучыр Сабантуй бүләкләре дә алды.
- Киләсе елларда да ГТО нормалары тапшыруны традициягә кертергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Бу авыл яшьләрен спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартуның үтемле бер юлы булачак, - ди авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина.
Ә ир-егетләргә, әлбәттә инде, көрәш мәйданында да үзләрен күрсәтергә җай чыкты. Быел да баш батыр исеме өчен көрәш 11нче сыйныфны тәмамлаган Радик Шарапов, Арслан Вилданов һәм Рузәл Сәфәргалиев арасында барды. Абсолют җиңү исә Рузәл Сәфәргалиевка насыйп булды, аңа тәкә белән бергә тузан суырткыч тапшырдылар.
Сәхнәдә авыл гына түгел, район үзешчәнәренең дә чыгыш ясавы исә бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер бирде, мәйдан күп сыйныфташлар өчен дә очрашу урыны булды, тирә-як авыллар халкын да сыйдырды. Теләүчеләрне самавыр чәе, кайнар коймак белән сыйладылар, сәүдә рәтләре гөрләде, шашлык тәкъдим ителде. Ә бикколлылар оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләсе елда да Сабантуй мәйданында очрашырга дип сүз куешып аерылыштылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Нурлатта элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен котладылар: Николай Липатов район Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды
Көн саен без интернеттан файдаланабыз, шалтыратулар ясыйбыз һәм хәбәрләр алмашабыз, кайчак гадәти сервислар артында нинди зур хезмәт торганын уйлап та карамыйча
Ашыгыч кисәтү: 8 майда Татарстанда боз явуы ихтимал
2026 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм көндез Казан шәһәрендә яшенле яңгыр һәм җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе, урыны белән боз явуы көтелә
Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды
Нурлатлылар 101 яшьлек ветеран Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинны Җиңү көне белән котладылар
Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Нурлат районы Бердәм рәхмәт хисләре белән берләште
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз