Район данын якладылар

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
ТР МЧСы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән “Иминлек мәктәбе” республика ярышларында район данын шәһәрнең 3нче урта мәктәбе командасы (җитәкчеләре  Юрий Пименев) яклады.  Чара 18-22 майда Мамадыш районының Соколки торак пунктында узды. Шәһәрнең 3нче урта мәктәбе командасы мондый ярышларда икенче ел рәттән катнаша инде. Ярышларда команда әгъзалары экстремаль ситуацияләрдә эш итүгә өйрәнгән. Моннан тыш, нормативлар – ”каршылыклар полосасы”н тапшырганнар, беренче медицина ярдәме күрсәтү, альпинист күнекмәләре, спорт ярышларында катнашканнар.
– Тормыш иминлеге дәресләре һәркем өчен кирәкле фән, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов. – Әмма тагын да тирәнрәк итеп аны өстәмә дәресләрдә өйрәнергә мөмкин. Шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә  бу юнәлештә җитди эш 2нче ел рәттән алып барыла. Һәм монда иң мөһиме – беренче ярдәм күрсәтә белү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International