ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

2000нче елдан яшәеш алган “Нурлат” ТРКсы бүген үзенең 15 еллыгын билгели.

Район башлыгы Равил Кузюров бүген "Агромир" СЙ хуҗалыгының Егоркино кырында азык әзерләү барышы белән танышты. Купьеллык үлән басуында бүген 5 агрегат көйле эшләп тора, масса әйбәт, куе. Хуҗалык җитәкчесе Дмитрий Понин әйтүенчә, быел агромирлылар кышка мул азык запасы белән керү әчен бар тырышлыкларын да куячаклар. Эш барышыннан Равил Кузюров та канәгать калды.
 - "Агромир" быел авыл хуҗалыгы тармагында үзен күрсәтәчәк әле, - диде ул хуҗалык уңышына ышаныч белдереп.
Кичә, 9 июнь көнне, балалар өчен сәламәтләндерү лагеренда тантаналы шартларда җәйге сезонны ачып җибәрделәр.

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Иртәгә, 10 июнь көнне, “Нурлат” ТРКсы үзенең 15 еллыгы уңаеннан телетамашачыларга  2000 елның 10 июнендәге иң беренче тапшыруын карарга тәкъдим итә. Программа гадәттәгечә 19.00 сәгатьтә башланачак.
Инде хәбәр иткәнебезчә, быел Нурлат Татарстанны Ульян өлкәсе Иске Кулатка районында тәкъдим итәчәк. Ульянлылар Нурлат Сабантуена килеп, милли бәйрәмнең нинди колач белән үтүен күреп киттеләр инде. Киләсе елда Бөтенроссия Авыл Сабантуе Иске Кулаткада үтәчәк, шуңа да Нурлат тәҗрибәсе бик тә ярап куячак, диләр алар. Безнекеләрнең беренче төркеме иртәгә юлга чыгарга җыена, төп көч исә 12 июньдә кузгалачак.
8 июньдә Нурлатның 181 чыгарылыш укучысы сайлап алынган фәннәр – җәмгыять белеме һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.  Чыгарылыш укучылары мәҗбүри фәннәр – рус теле һәм математиканы, иреклеләрдән– география һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды инде. Нәтиҗәләр уртачадан югары: 2, 3, 8нче мәктәпләр чыгарылышлары зур баллар белән сөендергән.
28 майдан 6 июньгәчә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы “МЧС – имин балачак өчен!” дип аталган Бөтенроссия акциясе уздырды.
Узган атнада 73нче янгын часте хезмәткәрләре акциягә кушылып, “Чияле Алан” балалар сәламәтләндерү лагеренда эвакуация буенча дәрес үткәрделәр, моннан тыш,  балаларга иминлек кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү, турында сөйләделәр, янгын техникасын күрсәттеләр. Экстрен службаларның телефоннарын хәбәр иттеләр.
15 июньнән район газетасына 2015 елның II яртыеллыгына язылу буенча призлы декада игълан ителә. Бу чорда газетага язылучылар зур призлар уйнатуда ктанашачак. Безнең призлар фондында 20дән артык көнкүреш техникасы, йорт текстиле, савыт-саба һ.б.лар. бар. Акциягә кушылып, почтага һәм редакциянең реклама бүлегенә ашыгыгыз. Сезне “Дуслык” көтә! 
12 июнь – Россия көнендә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе шикәрчеләр микрорайонындагы стадионда мини-футбол матчы уздыра. Анда районда гөрләп үткән праймеризларда катнашучылар белән сайлаучылар һәм журналистлардан торган командалар очрашачак. Бу көнне мондый матчлар бөтен республика буенча узачак. Бердәмросслар көндезге 10да барлык нурлатлыларны да стадионда прайм-лига матчына көтеп калалар.
Бу көннәрдә шәһәрнең үзәк мәйданының  архитектур йөзен инде күптәннән бозып торучы элеккеге ведомстводан тыш сак бүлеге бинасын сүтә башладылар. Һәм, әлбәттә инде, нурлатлыларны бу урында нәрсә төзиячәкләр дигән сорау борчый.  Сорауга район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Наталья Крайнова ачыклык кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International