Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлатта Сабан туе гөрләп узды
2015 елның 6 июне, шимбә
Бүген, 6 июньдә, Нурлат районы бәйрәм рухында яшәде. Халык иртәдән үк Сабантуй мәйданына ашыкты. Биредәге күңелле музыка, сәүдә рәтләре, шашлык исе халыкны үзенә тартты, иртән явып үткән яңгыр да бәйрәмгә комачауламады.
Сабантуйның тантаналы өлешен район башлыгы Равил Кузюров ачып, нурлатлыларны, районыбыз кунакларын милли бәйрәм белән котлады.
–
Районыбыз игенчеләре Республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен тәмамладылар, - дип үз чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады Равил Әфраимович. – Башка еллардагы кебек үк агымдагы елда да мул уңышка өмет тотабыз. Милли бәйрәмебезне матур кәеф белән каршы алуыбызда мактаулы кунакларыбыз – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше зур.
Сабан туе – ул иң беренче кыр батырларына дан җырлау форсаты. Әнә, бүгенге бәйрәмдә авыл уңганнары мәйдан уртасына парад коллонасы белән чыктылар. Менә алар, районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән һәм язгы кыр эшләрендә югары җитештерү – икътисади күрсәткечләргә ирешкән алдынгылар: “Сөләйманов” КФХсы башлыгы урынбасары Ирек Хәйдарҗанов, механизатор Илдус Яруллин, Оксана Охотникова, Марс Сафин, “Южная” агрофирмасы генераль директоры Әдһәм Гарифуллин, сыер савучы Ольга Короткина, механизатор Николай Казаков, “Нурлат сөте” җәмгыяте директоры Вәзир Сәгыйров, механизатор Хәлил Сәмәрханов, “Агро–Развитие Плюс” ААҖ генераль директоры Дмитрий Понин, механизатор Владимир Миронов, “Тулпар Агро” башкарма директоры Йосыф Әхмәтсафин, механизатор Ринат Шәйхетдинов, “ИРС” агрофирмасы директоры Саит Магомет Куркаев, механизаторы Станислав Осипов, “Восток - зернопродукт Биләр” җәмгыятеннән 2нче отряд начальнигы Рәшит Сафин, 4 нче отряд механизаторы Хәлим Насыйров, “Космос” хуҗалыгы җитәкчесе Роланд Чахмахчев, механизатор Илдус Шәяхмәтов, крестьян – фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Николай Шерников, Алмаз Шәйдуллин, “Колос” җитәкчесе Ирек Камалов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Фаил Ивандеев. Район башлыгы бәйрәмдә уңганнарын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, район башлыгының Мактау грамоталары, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Район кураторы, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров нурлатлыларны язгы кыр эшләре тәмамлану белән котлап, үз сәламен, Республика лидеры Рөстәм Миннехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде. Милли бәйрәмебезнең кунаклары – ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, "РИТЭК" ААҖ генераль директоры Николай Николаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов һ.б.сәламнарын юлладылар. Быелгы бәйрәмдә тугандаш Җәйхан шәһәре кунаклары, төрек дусларыбыз, шәһәр мэры урынбасары Гуляр Сәләхетдин , OZALSAN авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү компаниясе директоры Озал Озджан да катнашты. Нурлатлыларны бәйрәм белән котлаган Гуляр Сәләхетдин һәм Озал Озджан милли бәйрәмебез Сабантуена чакырган район башлыгы Равил Кузюровка рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Күршеләр Чирмешән һәм Самара өлкәсенең Чаллы башы районнары башлыклары Фединант Дәүләтшин, Валерий Князькин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Рәис Сөләйманов, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм башкалар бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
Сабантуй район башлыгы Равил Кузюров озатуында бәйрәм кунаклары “Нурлатнефть” НГДУсы, “ТНГ-НурГИС, “ТатРИТЭКнефть”, Нурлат бораулау эшләре предприятиесенең импровизацияләнгән шәһәрчекләрендә булдылар, икмәк-күмәч ризыклары күргәзмәсен карадылар. Районда яшәүче татар, рус, чуваш, көнчыгыш һәм таҗик авылларында булып, аларның көнкүрешләре белән таныштылар. “Осталар шәһәрчегендәге”, халык сәнәгате һәм декоратив–гамәли иҗат, самавырлар һәм сабантуй орнаментлары белән чиккән сөлгеләр күргәзмәләре, умартачылык продукцияләре дә бәйрәм кунакларында зур кызыксыну уятты.
Хезмәтне ярату, йолаларны саклау, кунакчыллык, шатлык уртаклашуга корылган бәйрәм төрле чаралар белән дәвам итте. Нурлатлылар бәйрәм көнне “Президент белән бергә” Республика акциясенә кушылып, үз көчләрен ГТО нормаларын үтәүдә сынап карадылар. Әлеге хәрәкәткә кушылган район башлыгы Равил Кузюров та 40 тапкыр отжимание ясап үзенең бер дигән физик формада булуын күрсәтте. Оештыручылар – район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге иң активларга значоклар һәм грамоталар тапшырдылар. Бәйрәм 10нан артык мәйданда төрле күңел ачулар белән дәвам итте. Балалар шәһәрчегендә уеннар, спорт –күңел ачу чаралары гөрләде, мәйданда якташларыбыз –Разия Гайнуллина, Рамил Мифтахов һәм районыбыз үзешчәннәре чыгыш ясаса, балалар арасында – “Күңелле карусель” балалар җыры фестивале узды. Шулай бәйрәм акрынлап иң югары ноктасы – ат чабышына һәм милли көрәшкә якынлашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Нурлатта элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен котладылар: Николай Липатов район Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды
Көн саен без интернеттан файдаланабыз, шалтыратулар ясыйбыз һәм хәбәрләр алмашабыз, кайчак гадәти сервислар артында нинди зур хезмәт торганын уйлап та карамыйча
Ашыгыч кисәтү: 8 майда Татарстанда боз явуы ихтимал
2026 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм көндез Казан шәһәрендә яшенле яңгыр һәм җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе, урыны белән боз явуы көтелә
Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды
Нурлатлылар 101 яшьлек ветеран Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинны Җиңү көне белән котладылар
Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Нурлат районы Бердәм рәхмәт хисләре белән берләште
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз