Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Кизләү авылы: бер Сабантуйдан – өч тәкә
2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Узган якшәмбедә Кизләү авылы Сабантуена өч меңләп кеше җыелды. Бирегә күрше-тирә авыллардан, чит шәһәрләрдән кайтучылар да бихисап иде.
– 26 ел авылда милли бәйрәм үткәрелмәгән булган бит, - ди Лениногорск шәһәрендә яшәүче Кизләү авылы килене Гөләндәм Кәбирова. – Авылда бәйрәм була дигән хәбәрне ишетү белән “кош тоткандай” сөенеп кайттык. Ә урынын күрегез, Киекле белән Кизләү арасындагы заманында бәрәңге утыртылган җирләрдән Сабан туе өчен бер дигән алан килеп чыккан.
– Кизләү авылы халкы үзенең бердәмлеген бик күп авылларга үрнәк итеп күрсәтте, - ди тамырлары белән әлеге авылдан булган Шамил Кашапов. – Теләк булгач, бәйрәме дә оеша, кешеләре дә кайта.
Быел чик сакчылары бәйрәмендә туган Сабан туе үткәрү идеясен авыл халкы бик тиз күтәреп алган.
– Авылыбызда икенче Сабан туе үткәрәбез бит инде, - ди Киекле авылы җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев. – Күптән түгел балалар Сабантуе да халыкның актив ярдәме белән гаилә бәйрәме булып узды. Бүгенге бәйрәмгә дә кем ничек булдыра алды –шулай ярдәм итте. Кайсы әтәч китерде,кемдер акчалата ярдәм ттте, бәйрәмебездә көрәшчеләргә дип өч тәкә булдырылды әнә.
Чараны ачкан һәм район башлыгы Равил Кузюровның сәламнәрен юллаган аның урынбасары Флюра Ногманова әлеге традициянең дәвамлы булуын теләде. Коръән сурәләре укып башланган милли бәйрәм яше-картының очрашу-күрешү урыны булды. Кизләүлеләр Сабан туен барлык шартларына китереп оештырган иделәр. Авылның иң өлкән кешеләре 87 яшьлек Минҗиһан Садыйкова, Нәҗиб Әсәров та хөрмәтләнде. Күп балалы, иң ерактан кайтучы кунаклар, яшь гаилә коручылар да игътибарсыз калмады. Әтәч тә ерак “очмады: авыл егете Рифат Әбделганиевка насыйп булды. Шулай да иң мавыктыргыч мизгел милли көрәш булды. Бу көнне укучылар арасында Руслан Мортазин, яшьләрдән Солтан Шәймәрданов һәм Зөлфәт Сөнгатуллин батыр калдылар. Иганәчеләр әзерләгән өч сарык Сабан туе батырларына тапшырылды. Ат чабышлары дисеңме, милли уеннар – көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы, гер күтәрү, капчык киеп чабу, көрәш, концерт программасы, сәүдә рәтләре белән үрелеп барган бәйрәм кичкә кадәр сузылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Нурлатта элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен котладылар: Николай Липатов район Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды
Көн саен без интернеттан файдаланабыз, шалтыратулар ясыйбыз һәм хәбәрләр алмашабыз, кайчак гадәти сервислар артында нинди зур хезмәт торганын уйлап та карамыйча
Ашыгыч кисәтү: 8 майда Татарстанда боз явуы ихтимал
2026 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм көндез Казан шәһәрендә яшенле яңгыр һәм җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе, урыны белән боз явуы көтелә
Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды
Нурлатлылар 101 яшьлек ветеран Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинны Җиңү көне белән котладылар
Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Нурлат районы Бердәм рәхмәт хисләре белән берләште
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз