ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Чулпан гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен 1 сентябрьнең тәүге сыйныф дәресен быел ачылган Җиңү паркында үткәргәннәр. “Мин – талантлы кеше” дигән темага кунак итеп әлеге паркка нигез салучы авылдашлары Әнвәр Насыйбуллинны чакырганнар.
Быелгы уку елын мәктәп “киңәеп” башлап җибәрде: Иске Чаллы урта мәктәбендә хор сыйныфы ачты. Авыл балаларын хорда җырлау күнекмәлә- ренә укытучы Александра Җамалиева өйрәтәчәк.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
5 сентябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында
–Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар көненә;
–Нурлат районының 85 еллыгына;
–Нурлат телевидениесенең 15 еллыгына багышланган зур бәйрәм була.
Кичә, 1 сентябрь көнне район башлыгы Равил Кузюров “Нурлат-Октябрь җиләк-җимеш питомнигы” җәмгыятендә булып кайтты.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Август ахырында районара сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен Казанга сәяхәт оештырыла. Җәмгыять җитәкчелегенә бу уңайдан зур ярдәмне район мөхтәсибәте күрсәтә.

30
август, 2015 ел
якшәмбе
Бу сәгаттә Нурлатның Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда
экскурсияләре бара. Шулай ук аэропортта Фәнис Губайдуллин истәлегенә футбол  башланды. Шашка һәм шахмат сөючеләр турниры бу юлы күпләп нурлатлыларны җыйды, ул мәдәният сарае фойесында үткәрелә. Үзәк мәйданда нурлатлыларны “Туган ягым” викторинасы көтеп кала, аны җирлекара китапханәсе үткәрәчәк. 
Кичә, 29 августа Андреевка, Богдашкино һәм Киекле авылларында район башлыгы Равил Кузюров катнашында җыеннар үтте. Алар быелгы авыл җирлекләрендәге җыеннарга нокта куйдылар.

29
август, 2015 ел
шимбә
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееның ишекләре  бәйрәм көннәрендә барлык нурлатлылар өчен дә ачык. Республика көненә  музей хезмәткәрләре үзенчәлекле бүләк тә әзерләгән – биредә “Без үз тарихыбызны беләбез” дип аталган экспозиция һәм ТАССРның 95 еллыгына багышланган “Татарстан кояшы астында” дигән  фотокүргәзмә эшли.
Бәйрәмне  район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Әлфия Галәветдинова котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Бәйрәм исә  мәдәни һәм спорт чараларына бай булып, халыкның зур активлыгы белән узды.
Нурлатта Татарстан Республикасы парламентаризмының 25 еллыгы  һәм Республика көненә багышланган чаралар иртән-иртүк Гыйматдинов урамында оештырылган  авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән башланып китте. Биредә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси һәм вак фермер хуҗалыклары киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International