ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
15 сентябрьдә шәһәр Мәдәният сараенда 11.00–13.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы юстиция министры Мөхәррәм Мансур улы Ибятов гражданнарны кабул итү үткәрә. Белешмәләр өчен тел.: 2-06-05.
Нурлат районы  “Көзге игелек атнасы–игелекле эшләр эстафетасы”#ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН республика ирекле акциясенә кушылдылар.
“Нурлат” ТРКсы “Гаилә һәм киләчәк–2015” Бөтенроссия җурнлаистлар конкурсы финалына чыктылар. Ноябрьдә алар гаилә темасына язучы җуоналистлар Ассоциациясе конференциясенә чакырылачак.
Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең чираттагы семинарына җыелдылар. Мәдәни үсеш үзәге директоры Румия Фәтхетдинова җитәкчелегендә узган сөйләшүдә көнүзәк мәсьәләләр каралды.

6
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
5 сентябрьдә “Нурлат-ТВ” үзенең унбишъеллыгын бәйрәм итте. Нәни булса да, юбилей уңайдан шәһәрнең үзәк мәйданында күптөрле чаралар оештырылды. 

5
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген, 5 сентябрьдә “Нурлат-ТВ” үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтә.

4
сентябрь, 2015 ел
җомга
ТР Дәүсоветы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның визиты район активы белән очрашуда дәвам итте. 
Башта район башлыгы Равил Кузюров аудиторияне Нурлатның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды.
Бүген, 4 сентябрьдә Нурлатка ТР Дәүләс Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән килде.
Иң элек Фәрит Хәйруллович Төньяк-Көнчыгыш микрорайондагы асфальт юлларның беренче чиратын ачуда катнашты. Әлеге тантаналы чарага микрорайон халкы да күпләп җыелган иде. 

3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
5 сентябрьдә шәһәр паркларында Парклар һәм скверлар көне, шәһәр үзәк мәйданында Нурлат районының – 85, “Нурлат-ТВ”ның 15 еллыклары уңаеннан төрле чаралар узачак.
Республика иҗтимагый хәрәкәтенең  Нурлат филиалы Нурлатта апрель аеннан бирле эшли. “Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!” форумында игълан ителгән ТР Президенты инициативаларын яклаучы  ижтимагый  хәрәкәткә нурлатлылар бик теләп кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International