Казанга барганнар, Болгарны күрү турында хыялланалар

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Август ахырында районара сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен Казанга сәяхәт оештырыла. Җәмгыять җитәкчелегенә бу уңайдан зур ярдәмне район мөхтәсибәте күрсәтә.
 Сәфәрдә озатып баручы да мөхтәсибнең урынбасары Рөстәм хәзрәт Корбанов була.
–Безне иң элек «Ярдәм» мәчетенә алып бардылар, мәчет белән танышу, андагы җылы мөнәсәбәтне тою безнең күңелгә бик хуш килде,–дип шалтыратты безгә  оешма әгъзасы Габбас Сәлахов.–Алар безне чәйләр эчертеп кунак иттеләр. Аннан Кол Шәриф мәчетендә булдык, Казаныбызның матурлыгын күреп сокландык. Безгә шундый шатлык бүләк иткәннәре өчен оешмабыз җитәкчесе Зинаида Богдановага һәм районыбыз мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповка зур рәхмәт.
Габбас әфәнде оешмада үзләренә зур игътибар булуын берничә кат ассызыклады. Моңа кадәр алар Үрнәк чишмәсе буенда да бик матур ял иткән, спорт бәйгеләре үткәргән булганнар. Ә күңелләрендә йөрткән тагы бер хыяллары булуын да чиште.
–Болгарны бик тә күрәсебез килә, шушы хыялыбызны да тогрмышка ашырсалар иде!–диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International