Нурлатта бәйрәм чаралары шәһәр паркында дәвам итә

2015 елның 29 августы, шимбә
Бәйрәмне  район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Әлфия Галәветдинова котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Бәйрәм исә  мәдәни һәм спорт чараларына бай булып, халыкның зур активлыгы белән узды. Мәсәлән, спорт сөючеләр үзләрен йөгерү буенча көзге кросста сынап карый алдылар, теләүчеләр ГТО нормалары тапшырды, пневматик мылтыктан атуда катнашты. Шунысы сөенечле, ярышларда мәгариф учредҗдениеләре белән беррәттән, шәһәрнең оешма-предприятиеләре коллективлары да актив катнашты. Мәсәлән, “ТПП-Ритэк”, “Нурлатгаз” ЭПУсы, район үзәк хастаханәсе, “Нурлат җылылык челтәрләре”, НРРЭС һәм башка кайбер оешмалар актив булды. Иҗат яратучы балалар өчен  “Минем яраткан Республикам” асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырылган иде, күпләре үзләрен җирлекара китапханә оештырган викторинада да сынап карый алды. Сәхнәдә исә районның иң сәләтле яшь артистлары, вокал һәм хореография төркемнәре чыгыш ясады. Балалар өчен төрле күңел ачу уеннары, бәйгеләр оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International